ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2020 ел
якшәмбе

Бүген 27 декабрьдә Россия коткаручылары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.


26
декабрь, 2020 ел
шимбә

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатларында метеорологик һәм юл шартлары начар булу сәбәпле, 2020 елның 26 декабрендә 17.00 сәгатьтән башлап шәһәрара автобусларның хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә, ә 19.00 сәгатьтә Татарстанның федераль автомобиль юлларында (М-7 «Идел», Казан – Ульяновск, Казан – Оренбург) йөк транспорты өчен.

2020 елның 27 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә тәүлек дәвамында көчле кар һәм буран көтелә, күз күреме 500-1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк, көньяктан көчле җил, юлларда бозлавык һәм кар көртләре хасил була.

Бишмунча авылында Слесаревларның крестьян-фермер хуҗалыгы базасында терлекчелек буенча семинар узды.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Бүгенге көндә республикада барлыгы 12 мең 784 Covid авыруы очрагы теркәлгән. Декабрьдә атналык үсеш темпы тотрыклы кала һәм 0,8% тан артмый. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

25 декабрьдә Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов, шәһәр эшкуарлары ZOOM видеоэлемтә аша Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы Рәисе урынбасары Сергей Карпухин белән онлайн-очрашуда катнаштылар.

25 декабрьдә Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе мәйданчыгында "Ел спортчысы – 2020" тантаналы чарасы узды.

25 декабрьдә Әлмәттә уку отличниклары, балалар һәм яшьләр иҗат конкурсларында җиңүчеләр, иҗтимагый тормыш лидерлары, спорт ярышларында җиңүчеләр, күп балалы гаиләләр һәм ятим балалар арасыннан 116 бала Казан шәһәрендә узган республика Чыршы бәйрәмендә катнашты.


25
декабрь, 2020 ел
җомга

24 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр «игелекле Әлмәт» штабы «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясен уздыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International