Рөстәм Миңнеханов: Яңа ел бәйрәмнәре чорында санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк

2020 елның 26 декабре, шимбә

Бүгенге көндә республикада барлыгы 12 мең 784 Covid авыруы очрагы теркәлгән. Декабрьдә атналык үсеш темпы тотрыклы кала һәм 0,8% тан артмый. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International