ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

9 февральдә шәһәр һәм район Советының хисап сессиясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Әлмәт шәһәренең атказанган хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.


10
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

Традицион "ТОННЕЛЬ" операциясе исерек шоферларны ачыклауга юнәлтеләчәк.

Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Комиссия республика халкын элмә такталарында, мәгълүмат табличкаларында, топографик билгеләмәләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм татар телендә торак йортларның аншлагларында хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча конкурс игълан итте.

2019 елның августында юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозуларны автоматлаштырылган рәвештә теркәү комплексы эше нәтиҗәләре буенча чыгарылган карарларны электрон рәвештә алу мөмкинлеге гамәлгә ашырылды. 


9
февраль, 2021 ел
сишәмбе

Хисап сессиясе эшендә Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин, «Татнефть» компаниясе генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, район башлыгы Тимур Нагуманов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, «Газпром межрегионгаз Казан» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Ринат Сабиров, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе урынбасары Владимир Козонков, Президент Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре урынбасарлары, мактаулы гражданнар, шәһәр прокуроры, шәһәр суды рәисе, хокук саклау органнары җитәкчеләре, шәһәр һәм район активы, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.

Әлмәт шәһәренең "Бәләкәч" балалар бакчасында «җәяүлеләргә багышлау» узды.

Дүшәмбе көнне Екатеринбургта узган «Авто» хоккей клубы белән икенче очрашуда «Спутник» уенны актив һөҗүмнәрдән башлады.


8
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

Әлмәт районында Covid-19дан күпләп вакцинацияләү дәвам итә. 

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов терлекчелек буенча чираттагы семинарда катнашты. Бу юлы ул Кама-Исмәгыйль авылындагы «Чагылтау» ҖЧҖ сөт-товар фермасы базасында булды.

9 февральдә 10:00 сәгатьтә Әлмәт музыка көллияте залында (Нефтьчеләр ур., 12) яшь музыкантларга "Иртәгәдән йолдызлар" республика иҗат программасында катнашу өчен шәһәрнең һәм Әлмәткә якын шәһәрләрнең музыка мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләрне тыңлау узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International