Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов терлекчелек буенча чираттагы семинарда катнашты. Бу юлы ул Кама-Исмәгыйль авылындагы «Чагылтау» ҖЧҖ сөт-товар фермасы базасында булды.
Семинар эшендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәнис Шәрәфиев, Әлмәт район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Реваль Мөхәммәтҗанов, район хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.