9 февральдә шәһәр һәм район Советының хисап сессиясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Әлмәт шәһәренең атказанган хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республика нефть сәнәгатен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен «ТаграС-РемСервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Айрат Закиров Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.