Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте искәрткәнчә, чикләүләрнең күп өлешен юкка чыгаруга һәм яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар санының кискен артуына карамастан, COVID-19 җәйге чорда таралу куркынычы саклана.
Татарстанның дүрт эшкуары 2022 елда 1 млрд сумнан артык керем декларацияләгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте.
Әлмәт районы башлыгының матбугат хезмәтендә югары белемле хезмәткәр кирәк.
Мартта Татарстан Республикасында территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчеләре өчен квалификация күтәрү программасы старт алды. Уку Казанда Казан федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында уза. Программа 14 марттан 20 апрельгә кадәр гамәлгә ашырыла. Программаның гомуми күләме 32 сәгать тәшкил итә. Ул 5 белгеч агымын укытуны күздә тота.
2023 елның 31 мартында «Әлмәт ашыгыч медицина ярдәме станциясе» ДАССУның актлар залында Әлмәт районы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе БДД пропаганда буенча инспекторы полициянең өлкән лейтенанты Курамшина Илгизә Илгизәр кызы «Ашыгыч ярдәм автомобильләре белән идарә итү буенча өстәмә күнекмәләр» дигән темага күчмә бригада йөртүчеләре белән дәрес үткәрде. Чараның төп максаты: юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау.
Түбән Мактама шәһәр тибындагы поселокта тыкма арматураны алыштыру белән бәйле рәвештә, 6 апрельдә 08:00 сәгатьтән эш тәмамланганчы түбәндәге адреслар буенча салкын су бирү туктатылачак:
2023 елның 1 маенда Әлмәт шәһәрендә Халыкара хезмәтчәннәр бердәмлеге көненә багышланган 63 нче җиңел атлетика эстафетасы узачак. Маршрут Ленин, Муса Җәлил, Радищев, Пушкин, Островский, Маяковский, Тукай, Чехов, Ленин урамнары буенча узачак.
30 мартта «Чагылтау» ҖЧҖ хуҗалыгы базасында язгы кыр эшләренә әзерләнүгә багышланган район башлыгы Тимур Нагуманов катнашында агроконференция узды. Анда авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, агрономнар, Россельхозцентр, Гостехнадзор, «Агроинновация» һәм «Таросмашинери» вәкилләре катнашты.
Әлмәттә яшәүче биш бала тәрбияләүче Анастасия Галимова «Ана даны – Материнская слава» медале белән бүләкләнде. Тиешле указга Республика Рәисенә Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
30 мартта Әлмәт муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Комиссия утырышы Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов рәислегендә узды.