Әлмәт ТОСлары квалификацияләрен күтәрә

2023 елның 5 апреле, чәршәмбе

Мартта Татарстан Республикасында территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчеләре өчен квалификация күтәрү программасы старт алды. Уку Казанда Казан федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында уза. Программа 14 марттан 20 апрельгә кадәр гамәлгә ашырыла. Программаның гомуми күләме 32 сәгать тәшкил итә. Ул 5 белгеч агымын укытуны күздә тота.

Эшләнгән укыту программасы ТОС җитәкчеләренең көндәлек эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләренә кагыла, «Финанс грамоталылыгы», «Халык һәм иҗтимагый сектор оешмалары белән үзара эшчәнлекнең психологик аспектлары», «Хакимият органнары белән үзара эш итүнең заманча ысуллары. «Халык белән аралашу коралы буларак социаль медиа» һәм башка бик күп темаларны үз эченә ала.

Моннан тыш, программада тренинглар, практикумнар һәм түгәрәк өстәлләр каралган. Мәсәлән, ТОС җитәкчеләре конкрет мисалларда грантлар алу практикасын, җирле үзидарә органнарының һәм ТОСның җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү процессында үзара эш итү практикасын һәм башка мәсьәләләрне караячак.

Программа спикерлары сыйфатында академик белгечләр дә, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволарының, ТОС гомуммилли ассоциациясенең профильле вәкилләре дә чакырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International