Әлмәттә яшәүче биш бала тәрбияләүче Анастасия Галимова «Ана даны – Материнская слава» медале белән бүләкләнде. Тиешле указга Республика Рәисенә Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Герой-ана бүләге «балаларны тәрбияләүдә һәм гаилә традицияләрен ныгытуда казанышлары өчен» бирелә, диелә указда.
Исегезгә төшерәбез, «Ана даны – Материнская слава» медале белән Татарстанда яшәүче, биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән әниләр бүләкләнә. Бүләккә тәкъдим иткәндә күп балалы ананың үз балаларын тәрбияләүгә намуслы мөнәсәбәте исәпкә алына.