Бүген Казанда ТР муниципаль районнары һәм шәһәр округлары мәгариф идарәләренә хезмәт автомобильләреннән ачкычлар тапшыру тантанасы узды.
Комбайнчылар Александр Гавриленко, Булат Атяшкин, Раил Алимов, Шамил Алимов, Наил Закиров, Вадим Федоров, Айдар Гарипов, Денис Рәхмәтуллин һәм Марат Мостафин иген культураларын җыюда сыйфатлы һәм нәтиҗәле эш өчен бүләкләнделәр. Аларның профессиональлеге һәм эшенә тугрылыгы танылуга һәм мактауга лаек. Алар безнең райондагы башка комбайнчылар өчен ачык мисаллар булып тора.
Чираттагы иптәшләрчә уенны «Спутник» 16 августта Уфада «Толпар»га каршы үткәрде.
2018 елдан Татарстаннан 3 меңгә якын яшь гаилә дәүләт ярдәме чаралары ярдәмендә торак шартларын яхшыртты. Республикада ТР Яшьләр эшләре министрлыгы линиясе буенча дүрт программа гамәлгә ашырыла: «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү», «Яшь гаилә», яшьләр торак конкурсы һәм торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында закон. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ведомство башлыгы Ринат Садыйков хәбәр итте.
15 августта Әлмәт муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды. Көн тәртибендә дүрт мәсьәлә бар иде, аларны җитәкчеләр һәм тиешле структуралар вәкилләре тикшерде.
«Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру кысаларында Әлмәт үзәк район хастаханәсенә 30 электрокардиограф фельдшер-акушерлык пунктларына килгән, алар планшеттан да, персональ компьютердан да эшлиләр, бу исә авыл халкы өчен медицина ярдәме күрсәтүне җиңеләйтә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә гаризалар тапшыру срогы 2023 елның 01 июленнән 2023 елның 20 октябренә кадәр.
Быел балаларны тәрбиягә алган 412 татарстан гаиләсе Россия социаль фондыннан бер тапкыр бирелә торган түләү алды. Бу максатларны тәэмин итүгә Татарстан Республикасы буенча СФР бүлеге 11 миллион сумга якын акча җибәргән.
Тынычлык урамы, 13 адресы буенча авария хәлендәге суүткәргеч участогы алыштырылу сәбәпле 16 августта 10:00 сәгатьтән эш тәмамланганчыга кадәр салкын су бирү туктатылачак.
«Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җәмәгать контроле төбәк үзәге» ассоциациясе 2023 елның 17 августында 18:00 сәгатьтә Әлмәт шәһәренең Яшьләр үзәгендә Ленин урамы, 21 адресы буенча Йорт советлары һәм торак милекчеләре белән укыту семинары үткәрәчәк.