Әлмәт массакүләм мәгълүмат чаралары кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту буенча республика конкурсында катнаша ала

2023 елның 16 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә гаризалар тапшыру срогы 2023 елның 01 июленнән 2023 елның 20 октябренә кадәр.

Конкурсның төп бурычлары: кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен пропагандалауга зур өлеш керткән журналистларның иҗади активлыгын бүләкләү; массакүләм мәгълүмат чараларында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен яктырту методларын һәм формаларын камилләштерү; кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә республика гражданнарының белем дәрәҗәсен күтәрү.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International