Тәрбиягә бала алуда бер тапкыр бирелә торган пособие

2023 елның 16 августы, чәршәмбе

Быел балаларны тәрбиягә алган 412 татарстан гаиләсе Россия социаль фондыннан бер тапкыр бирелә торган түләү алды. Бу максатларны тәэмин итүгә Татарстан Республикасы буенча СФР бүлеге 11 миллион сумга якын акча җибәргән.

Баланы гаиләгә тәрбиягә биргәндә бер тапкыр бирелә торган пособие – ул балаларны уллыкка алучылар, шулай ук аларның опекуннары, попечительләре яки тәрбиягә алган ата-аналары алырга хокуклы булган ярдәм чарасы. Шул ук вакытта алар РФ гражданнары булырга һәм Россия территориясендә даими яшәргә тиеш.

«Түләү бер тапкыр түләнгәнгә күрә, ул фиксированный күләмдә бирелә. Татарстанда бу - 22 909,03 сум. Әгәр гаилә берьюлы берничә баланы тәрбиягә алса, аларның һәрберсенә пособие салынган, шулай ук гаилә инвалид баланы, җиде яшьтән өлкәнрәк баланы, шулай ук абыйлар һәм (яки) апалар булган балаларны уллыкка алган очракта, сумма 175 043,63 сум тәшкил итә», - дип төгәлләде социаль Фондның Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Бер тапкыр бирелә торган пособие алу өчен СФР яки КФҮ клиентлар хезмәтенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гариза бирүчедән баланы уллыкка алу турындагы суд карарының күчермәсе кирәк булачак, калган документларны ОСФР белгечләре ведомствоара хезмәттәшлек буенча үзләре сораячак. Шулай ук гаризаны дәүләт хезмәтләре Порталы аша бирергә яки почта аша җибәрергә мөмкин (бу очракта уллыкка алу турында суд карарының нотариаль рәвештә расланган күчермәсе җибәрелә).

Мөһим! Гаризаны судның уллыкка алу турындагы карары гамәлгә кергән көннән алып 6 ай эчендә яки опека һәм попечительлек органы опека яки попечительлек билгеләү турында карар чыгарган көннән, яки баланы гаиләгә кабул итү турында килешү төзелгән көннән бирергә кирәк. Пособие билгеләү турында карар тиешле гариза килгәннән соң 10 эш көне эчендә кабул ителә. Кирәкле документлар һәм мәгълүматлар булмаса, карау вакыты 20 эш көненә кадәр озайтылырга мөмкин. Әгәр гаризада дөрес булмаган мәгълүматлар күрсәтелсә яки теркәлгәннән соң 5 эш көне эчендә документлар тапшырылмаса, пособие билгеләүдән баш тарту турында карар кабул ителәчәк.

Сорауларыгыз калса, ОСФР телефонына шалтыратыгыз: 8-800-1-00000-1 (дш-пҗ. 08.15 сәгатьтән 17.30 сәгатькә кадәр, җм. 08.15 дән 16.15 гә кадәр).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International