Әлмәт муниципаль районында Яңа ел чаралары оештырылуга бәйле рәвештә башкарма комитет карары белән сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре җитәкчеләренә 2023 елның 24 декабрьдән 14 гыйнварга кадәр алкогольле эчемлекләр һәм сыра сатудан тыелып торырга киңәш итә.
Бүген, 11 декабрьдә, Әлмәт муниципаль районының гомумшәһәр планеркасы узган атнага йомгак ясаудан башланды.
ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Минем бизнес» үзәге бөтен республикадан үзмәшгульләргә Казан үзәгендә 200дән артык бушлай сәүдә урыны бирәчәк. «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты буенча «Мин -Татарстан» һөнәрчелек продукциясенең яңа ел ярминкәсе 22-24 декабрьдә узачак.
1 февральдә Социаль фонд әлегә аннан файдаланмаган барлык гаиләләргә ана капиталы суммасын арттырачак. Сертификатта акчаларның бер өлешен саклап калган ата-аналар да 7,5% индексация алачак. Кулланылмаган сумма никадәр зуррак булса, индексациядән соң өстәмә шулкадәр югарырак булачак.
10 декабрьдә Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү кысаларында «Юбилейный» спорт сараенда шәһәребезнең яшүсмерләр клублары командалары арасында шайбалы хоккей буенча МХОдә катнашучылар истәлегенә турнир узды. Турнирда шәһәрнең дүрт яшүсмерләр клубы командасы катнашты: «Ракета», «Метеор», «Заря», «Искра».
Безнең волонтерлар акция үткәрделәр, аның кысаларында «Кук чэчэк» бакчасыннан балалар үз куллары белән открыткалар ясый алдылар. Бу открыткаларны балалар МХО зонасында булган безнең солдатларга җибәрәчәк.
«Нур» психологик ярдәм үзәгендә Ватан Геройлары көне уңаеннан хәрби-патриотик чара – Яшь армиягә 4нче һәм 6нчы мәктәп укучылары ант бирде. Бу вакыйгага ӘМР башлыгы Тимур Нагуманов килде. Шулай ук чарада МХО зонасыннан ял итәргә килгән сугышчылар катнашты.
Бүген, Геройлар көне алдыннан, Әлмәттән МХО зонасына «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» штабыннан чираттагы, 15нче гуманитар ярдәм җибәрделәр.
Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Идарәсе юридик адресның үзгәрүе турында хәбәр итә.
9 декабрьдә 13:30 сәгатьтә Картиналар галереясендә Ватан Геройлары көненә багышланган чара узачак.