Әлмәт укучылары "Яшь армия" сафларын тулыландырдылар

2023 елның 9 декабре, шимбә

«Нур» психологик ярдәм үзәгендә Ватан Геройлары көне уңаеннан хәрби-патриотик чара – Яшь армиягә 4нче һәм 6нчы мәктәп укучылары ант бирде. Бу вакыйгага ӘМР башлыгы Тимур Нагуманов килде. Шулай ук чарада МХО зонасыннан ял итәргә килгән сугышчылар катнашты.

«Хәзер, элеккегә караганда, илнең героик үткәненә, булган вакыйгаларга хөрмәт күрсәтү һәм үсеп килүче буында үз ватаныңа мәхәббәт хисе тәрбияләү бик мөһим» , - дип билгеләп үтте Тимур Нагуманов.

Исегезгә төшерәбез, «Яшь армия» бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтен торгызу инициативасы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан яшь буынның патриотизм дәрәҗәсен күтәрү, Ватанга хөрмәт һәм мәхәббәт, яшьләр арасында әхлакый-сәламәт милләт тәрбияләүгә һәм Россия Федерациясенең оборона сәләтен ныгытуга юнәлдерелгән дәүләт һәм иҗтимагый инициативаларга ярдәм итү максатларында хупланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International