ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Әгәр сезнең балагыз (0 яшьтән 7 яшькә кадәр) балалар бакчасына йөрмәсә, гаилә аз керемле, Мәгариф идарәсендә (Фәхретдин урамы, 50нче йорт) сез бала өчен яңа ел бүләге ала аласыз.

Район башлыгы Тимур Нагуманов мобилизацияләнгән кешенең хатынын кызлары тууы белән котлады. Бу гаиләдә өченче бала. Матур Айзилә исемле бала 25 декабрьдә туган.


10
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

Безнең республикадан берьюлы өч проект Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча үткәрелә торган «Хезмәт» беренче бөтенроссия муниципаль премиясе финалистлары рәтенә керде.

«Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумына гаризалар кабул итү ачык, ул инде дүртенче тапкыр узачак. Форумны оештыручылар-Стратегик инициативалар агентлыгы һәм Росконгресс фонды, оештыручы – ВЭБ.РФ. Идеяне идея.росконгресс.рф платформасында 2024 елның 31 гыйнварына кадәр тапшырырга мөмкин. Аннары экспертлар топ-1000 һәм топ-100 идеяләрен сайлап алачак, иң яхшы тәкъдимнәрне март аенда ил җитәкчелегенә тәкъдим итәчәк.

РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр Министрлыгының «Россия системасын һәм номерлаштыру планын раслау һәм гамәлгә кертү турында» гы 31.01.2022 № 75 боерыгының 2 пункты нигезендә (алга таба — боерык) 2023 ел ахырына кадәр РФ гомуми файдаланудагы телефон элемтәсе челтәрләрендә ашыгыч оператив хезмәтләргә, элемтә операторларының белешмә мәгълүмат хезмәтләренә һәм җирле телефон элемтәсе челтәрләренең махсус хезмәтләренә керү өчен «1UX (x1(x2)» төрендәге номерларны куллануга күчү планлаштырыла.

Әлмәт хәрби хезмәткәрләренең әниләре һәм хатыннары яшьләргә психологик ярдәм үзәге базасында фронт ихтыяҗлары өчен окоп шәмнәре ясаганнар.

2024 елның 9 гыйнварында 11 сәгать 48 минутта «Татарстан Республикасы МДМС» Федераль дәүләт бюджет учреждениесеннән давыл турында кисәтү килде:


9
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

Бәйрәм көннәрендә һава торышы салкын һәм күп кар явып тора.

Кәгазь урынына электрон хезмәт кенәгәсе (ЭХК) файдасына сайлаган татарстанлылар саны хәзерге вакытта 443 мең кешедән артып киткән. 2020 елдан башлап шулкадәр күп хезмәткәр үзләренең һөнәри эшчәнлеге турында язмаларның электрон формасына күчү турында гариза биргән. Тагын 106 мең татарстанлы өчен электрон китап беренче эшкә урнаштырылганда ачылган. Нәтиҗәдә, ЭХКга күчкән татарстанлыларның гомуми саны 549 мең кеше.

Бүген, 9 гыйнварда, Әлмәт муниципаль районының беренче гомумшәһәр планеркасы узды. Киңәшмәне ачып, район башлыгы Тимур Нагуманов Россия Федерациясе Президентын сайлауга әзерлек турында сөйләде:


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International