«Ох» һәм «Охх» форматының номерлары турында

2024 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр Министрлыгының «Россия системасын һәм номерлаштыру планын раслау һәм гамәлгә кертү турында» гы 31.01.2022 № 75 боерыгының 2 пункты нигезендә (алга таба — боерык) 2023 ел ахырына кадәр РФ гомуми файдаланудагы телефон элемтәсе челтәрләрендә ашыгыч оператив хезмәтләргә, элемтә операторларының белешмә мәгълүмат хезмәтләренә һәм җирле телефон элемтәсе челтәрләренең махсус хезмәтләренә керү өчен «1UX (x1(x2)» төрендәге номерларны куллануга күчү планлаштырыла.

Әлеге күчүне гамәлгә ашыру барышында «Таттелеком» ААҖ телефон элемтәсе челтәрләрендә социаль билгеләнештәге хезмәтләргә, ведомство һәм оешмаларның муниципаль дәрәҗәдәге мәгълүмати-белешмә хезмәтләренә керү өчен «Ох» һәм «Охх» форматындагы номерларның гамәлдә булуын туктату планлаштырыла.

Әлеге боерыкны үтәү, шулай ук оешкан хезмәтнең мөмкинлеген саклау максатларында абонентлардан «000» кыска номерына шалтыратуларны кабул итү өчен турыдан-туры шәһәр телефон номерын 8 (8553)-26-06-00 кулланырга тәкъдим итәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International