Безнең республикадан берьюлы өч проект Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча үткәрелә торган «Хезмәт» беренче бөтенроссия муниципаль премиясе финалистлары рәтенә керде.
Финалистларыбызга ярдәм итү өчен 14 гыйнварга кадәр премия хезмәте.рф сайтында «ВКонтакте», «Одноклассники» социаль челтәрләре аша яки электрон почта аша авторизацияләнергә, проектларны сайларга һәм алар өчен үз тавышларыңны бирергә кирәк.