Әминов,11 адресы буенча йозакны авария хәлендәге алыштыру сәбәпле, бүген, 25 гыйнварда, 09.00 сәгатьтән эш тәмамланганчыга кадәр салкын су бирү туктатылачак.
Иртәгә, 24 гыйнварда, болытлы һава торышы көтелә. Кечкенә, төнлә урыны белән уртача кар. Көньяк җил 6-11 м/с.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты хәбәр иткәнчә, «Челтәр компаниясе» Әлмәт электр челтәрләре филиалы АҖ Әлмәт муниципаль районында урнашкан түбәндәге хуҗасыз күчемсез милек объектларына милек хокукын рәсмиләштерү буенча эш алып бара:
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында йомгаклау коллегиясе кысаларында медицина учреждениеләре өчен автомобильләр тапшыру булды.
Әлмәт ТОСлары "Татарстан Республикасының Елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе" республика конкурсында катнашуга әзерлек алып бара.
11 яшьтән 15 яшькә кадәрге барлык теләүчеләрне Стиль лабораториясеннән бушлай мастер-класска чакырабыз!
Сәйдәш урамы, 5 НМ районында авария хәлендәге суүткәргеч участогы алыштырылу сәбәпле 25 гыйнварда 08:00 сәгатьтән эш тәмамланганчы Түбән Мактама шәһәр тибындагы бистәгә салкын су бирү туктатылачак.
2024 ел башыннан Әлмәт муниципаль районында 74 яңа туган бала теркәлгән, шуларның 42се малайлар һәм 32се кызлар. Ясмина, Әмир, Арыслан, Самир кебек исемнәр популяр булып кала. Сирәк исемнәр Захар, Рәсүл, Алена, Иркя, Ясин була.
Ленинград блокадасы-илебез тарихында иң куркыныч һәм фаҗигале вакыйгаларның берсе. Ленинград блокадасы 1941 елның 8 сентябрендә башлана, ә 1944 елның 27 гыйнварында тәмамлана. Соңгы мәгълүматлар буенча, ул миллионнан артык кешенең гомерен өзгән һәм туган җирне саклаучыларның тиңсез батырлыгы символына әверелгән.