Яшьләр ике юнәлештә ярыштылар: мини-футбол һәм киберспорт. Чара бер үк вакытта ике мәйданчыкта - Әлмәт шәһәренең футбол буенча спорт мәктәбендә һәм "Фабрика" Яшьләр үзәгендә узды.
Аерылышулар еш кына үсеш потенциалы булган парларда була, әмма ата-ана гаиләсендә алган тәҗрибә, дисфункциональ мөнәсәбәтләрдә, психотравмаларда, партнерлар сайлауга йогынты ясый һәм мөнәсәбәтләр үсешен туктата ала.
Каршы полосага чыкканчы, моның ничек тәмамлануы турында уйлагыз!
26 гыйнварда 15.00 сәгатьтә Әлмәт туган якны өйрәнү музеенда бөтен гаилә өчен "Минем гаиләм - минем байлыгым" дигән чара узачак.
Иртәгә, 26 гыйнварда, аязлар белән болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән кечкенә кар. Көндез явым-төшемсез. Җил көньяк, көньяк-көнчыгыш 6-11 м/с.
Әлмәттә юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен формалаштыру һәм үсеп килүче буынны гаилә елына туры китереп сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү буенча ел саен үткәрелә торган «Кыш Бабай призына - 2024» спорт конкурсы унынчы тапкыр үткәрелде.
Татарстан Социаль Фонды Бүлеге ел саен финанс грамоталылыгын арттыру кампаниясен гамәлгә ашыра. Татарстан Социаль Фонды бүлекчәләре белгечләре бөтен республика буенча гади һәм аңлаешлы формада пенсия хокукларын формалаштыру һәм пенсияне исәпләү тәртибе, дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алу мөмкинлеге, пенсияне формалаштырганда ак хезмәт хакының роле һәм Фонд тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләргә һәм түләүләргә кагылышлы башка темалар турында сөйләүче дәресләр үткәрә.
24 гыйнварда Казан Кремлендә Татарстан Республикасында Гаилә елын ачуга багышланган тантаналы кабул итү булды. Күп балалы гаиләләрне сәламләп, Рөстәм Миңнеханов гаилә – безнең күпмилләтле дәүләтебезнең нигезе, ышанычлы тыл һәм кеше өчен таяныч дип белдерде. «Ул безгә авыр минутларда көч бирә, үз-үзебезгә ышанырга өйрәтә, буыннар дәвамчылыгын саклый. Һәр гаиләнең гармониядә, татулыкта һәм уңайлылыкта яшәве, киләчәккә кыю һәм ышанычлы каравы бик мөһим», - дип билгеләп үтте ул үзенең чыгышында.
Әлмәт районында гражданнар җыеннары дәвам итә. 23 гыйнварда чираттагы очрашу районның иң ерак торак пунктларының берсендә - Клементейкино авылында узды. Анда район башлыгы Тимур Нагуманов, авыл җирлеге депутатлары, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча вәкилләре, прокуратура, хезмәтләр һәм ведомстволар, авыл җирлеге халкы катнашты.
29 гыйнварда 18:00 сәгатьтә Нефтчеләр урамы, 12 адресы буенча балалар музыка мәктәбендә узачак концертка барлык теләүчеләрне дә чакырабыз. Керү ирекле.