Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында йомгаклау коллегиясе кысаларында медицина учреждениеләре өчен автомобильләр тапшыру булды.
Безнең районга ашыгыч ярдәм станциясе өчен билгеләнгән "УАЗ" маркалы транспорт чарасы, шулай ук "Соллерс-Атлант" маркалы ашыгыч медицина ярдәме автомобиле һәм Әлмәт ММБ хезмәт күрсәтү өчен "ПАЗ" маркалы күчмә медицина комплексы бирелде. Бу чараларның һәрберсе ашыгыч ярдәм бригадаларын җиһазландыру, беренче медицина ярдәме күрсәтүнең мобильлек һәм оперативлык шартларын булдыру өчен билгеләнгән.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәбез!