24 гыйнварда Казан Кремлендә Татарстан Республикасында Гаилә елын ачуга багышланган тантаналы кабул итү булды. Күп балалы гаиләләрне сәламләп, Рөстәм Миңнеханов гаилә – безнең күпмилләтле дәүләтебезнең нигезе, ышанычлы тыл һәм кеше өчен таяныч дип белдерде. «Ул безгә авыр минутларда көч бирә, үз-үзебезгә ышанырга өйрәтә, буыннар дәвамчылыгын саклый. Һәр гаиләнең гармониядә, татулыкта һәм уңайлылыкта яшәве, киләчәккә кыю һәм ышанычлы каравы бик мөһим», - дип билгеләп үтте ул үзенең чыгышында.
Узган ел Татарстанда 25 меңнән артык яңа гаилә берлеге барлыкка килде. «Безнең республикада дистәләгән мең матур һәм тату гаилә яши-бу күп балалы һәм тәрбиягә алынган гаиләләр, хезмәт һәм фәнни династияләр. 23 гыйнварда илебез Президенты В.в. Путин күп балалы гаиләләрнең статусын федераль дәрәҗәдә ныгытучы һәм аларга ярдәм чараларын билгеләүче указга кул куйды. Президент билгеләп үткәнчә, күп балалы гаилә – Россиянең киләчәге нигезе, бу безнең ил буларак, милләт буларак, бердәм халык буларак Меңьеллык тарихыбызның дәвамы», – диде ТР Рәисе.
Ул ассызыклаганча, безнең бурыч – традицион гаилә кыйммәтләренең һәм зур ныклы гаиләләрнең уңай тормыш тәҗрибәсенең киң таралуын тәэмин итү. Республиканың горурлыгы - уңышлы күп балалы гаиләләр.
Тантаналы кабул итүдә безнең Әлмәт районын Денис Александрович һәм Ирина Александровна Федоровлар гаиләсе тәкъдим итте.
19 ел бергә яшәгәндә Федоровларның унбер баласы туа. 2022 елдан алар Әлмәт районының Колшәрип авылында үз йортларында яшиләр. Ирина Александровна игелекле һәм ярдәмчел кеше. Сабыр, кайгыртучан әнисе тәмле пешерә, тегәргә, бәйләргә һәм фортепианода уйнарга белә. Үз куллары белән һөнәрләр ясарга ярата, балаларны моңа өйрәтә, шулай ук үз гаиләсе өчен бәйрәмнәр оештыра.
Гаилә башлыгы Денис Александрович бүгенге көндә шәхси эшмәкәрдә слесарь-сантехник сыйфатында эшли. Эшләгәндә үзен намуслы, җаваплы, тырыш һәм башкаручы кеше итеп күрсәтә.
Гаиләдә һәм балаларда укуга, үз бурычларына җаваплы һәм намуслы мөнәсәбәт тәрбияләнә. Ата-аналар кечкенәдән үк хезмәтне кадерләргә һәм яратырга, һәрчак һәртөрле яхшы башлангычларда ярдәм итәргә өйрәтәләр. Күршеләр, дуслар һәм укытучылар гаилә турында бары тик уңай яктан гына сөйлиләр, һәрвакыт дус һәм пөхтә әни, тырыш әти һәм тәрбияле балалар, ата-аналарның үз балаларын Россиянең лаеклы гражданнары итеп тәрбияләүгә намуслы мөнәсәбәтен бик яхшы сурәтлиләр.
Ирле-хатынлы әйтүенчә, балалар һөнәр сайлауда ирекле булганнар. Әни белән әти аларга акыллы киңәшләр белән генә ярдәм иттеләр, әмма гомер буе һөнәрне билгеләүдә ата-ана диктатурасы булмады. Олы кызы Анастасия югары уку сәләтләренә, танып белү активлыгы дәрәҗәсенә ия, актив тормыш позициясе белән аерылып тора. 2023 елда өйләнә, үз гаиләсен булдыра.
Улы Никита 2023 елдан ТИСБИ Идарә университетының Әлмәт филиалында беренче курс студенты булып тора, программист һөнәрен үзләштерә.
Николай, Дарья, Рувим, Олеся, Евгений Колшәрип урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары. Алар намуслы, тырыш шәкертләр. Калган дүрт бала өйдә тәрбияләнә.
Федоровлар гаиләсенең яраткан шөгыльләренең берсе-кичләрен кызыклы китап яки журнал укырга җыену, анда күренекле шәхесләрнең биографияләре яки мавыктыргыч тарих тасвирлана.
Гаилә башлыгы сүзләренчә, тормыш кыенлыклары туганда, өлкән балалар катнашындагы гаилә советында әлеге мәсьәләне хәл итү юллары турында һәрвакыт сөйләшәләр.
- Безгә Әлмәттә яшәргә, җитәкчеләрнең республика гражданнары турында кайгыртуын һәм игътибарын күрергә ошый.
Балалар мәйданчыклары һәм парклар төзекләндерелгән. Шулай ук без балаларыбызга мәктәптә дә, уку йортларында да зур игътибар бирелүен күрәбез, – дип уртаклашты Федоровлар гаиләсе.
Тантаналы кабул итүдә Ирина Федорова «Герой-Ана» ордены һәм исеме белән бүләкләнә. Дәүләт бүләген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.