«Новация» УКЖД ҖЧҖ гаризасы буенча 29 февральдә 08:00 сәгатьтән эшләр тәмамланганчы Тукай проспекты, 41 районында салкын су бирү туктатылачак.
Беренчеләр Хәрәкәте танылган уенның камилләштерелгән версиясен башлап җибәрә.
Санкт-Петербургта ике очрашудан соң «Нефтяник» һәм «Динамо» арасындагы 1/8 финал сериясе Әлмәткә күчә. Безнең шәһәрдә плей-оффка старт бирүнең мактаулы хокукы Әлмәт хоккее ветеранына, «Юбилейный» көмбәзләре астында исем байрагы эленеп торган кешегә - Сергей Александрович Тумановка тапшырылды.
Татарстан Республикасы буенча РСФ бүлекчәсе хезмәткәрләре катнашучыларга үз түләүләрен рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтәләр.
«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында безнең шәһәрдә тиздән шәһәр сусаклагычы территориясенең икенче чиратын төзекләндерү эшләре башланачак.
Иртәгә, 28 февральдә, Әлмәттә алмашынучан болыт көтелә. Явым-төшемсез. Көньяк-көнбатыш җиле 5-10 м/с.
2 мартта экстрим-парк трассасында кар машиналарында кросс буенча Россия Кубогы ярышлары узачак. Тантаналы ачылыш 10.00 сәгатькә планлаштырылган.
27 февральдә Әлмәт муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Комиссия утырышы Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов рәислегендә узды.
"Әлмәт-Водоканал" АҖ генераль директоры вазифаларын башкаручы Руслан Паймухин кичә Әминов урамында булган проблема турында аңлатма бирде. Ул подрядчы оешманың "Көнбатыш капка" микрорайонын һәм Калейкино торак пунктын тәэмин итүче диаметры 400 мм булган төп суүткәргечне зарарлаганын сөйләде. Бу авария нәтиҗәсендә әлеге территорияләрдә яшәүчеләр су белән тәэмин ителмичә кала.
26 февральдә «Әлмәт һөнәри көллияте» ДБПОУда узган елгы батырлыктан алып бүгенге көн геройларына, махсус хәрби операциядә катнашучыларга кадәр Рус җиңүләре тарихына багышланган «Вакыттан көчлерәк хәтер» республика патриотик конкурсы узды.