Әлмәттә тиздән шәһәр сусаклагычы территориясенең икенче чиратын төзекләндерү эшләре башланачак

2024 елның 28 феврале, чәршәмбе

«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында безнең шәһәрдә тиздән шәһәр сусаклагычы территориясенең икенче чиратын төзекләндерү эшләре башланачак.

Төзекләндерү 2023 елда башланган һәм 2024 елда дәвам итәчәк.биредә пирслар, йөрү юллары, күпер астында ял итү зоналары оештырылган, 2024 елда кафе һәм прокат павильоны, балалар мәйданчыгы, ял итү һәм яшелләндерү зоналары барлыкка киләчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елда безнең шәһәр беренче тапкыр Бөтенроссия кече шәһәрләр конкурсында катнашты. Конкурс кысаларында грантның максималь суммасы 106 млн сумны яулауга ирешелде. Шулай итеп Әлмәт сусаклагычын төзекләндерү стратегиясе эшләнә башлый. Бу территория шәһәр өчен зур әһәмияткә ия!

«Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» проекты Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International