ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2024 ел
җомга

Караучысыз калган хайваннарга хуҗалары булмаган хайваннар керә. Димәк, хуҗасыз йөрүче хайваннар караучысыз дип таныла.

Исегезгә төшерәбез, Әлмәттә Сабантуй 9 июньдә шәһәр мәйданында узачак. 9:00 сәгатьтә башланачак.

Ишегалларында ташландык автомобильләр проблемасы белән күпләребез очрашты. Хуҗасыз машиналар башта үзләрен күрсәтмиләр дә, әмма әкренләп икенче ел үтә, һәм аларның бүтән беркемгә дә кирәк булмавы аңлашыла. Соңгы айда гына да Экология һәм төзекләндерү департаменты хезмәткәрләре 5 машина алып чыкты.

Барлык сораулар буенча: 8 (8553) 39-01-49, 8 (927) 490-97-33, pr-almet@yandex.ru.

2024 елның 31 июленә кадәр хәрби хезмәткә контракт имзалый һәм бер тапкыр бирелә торган 1 000 000 сумга кадәр түләү ала.

«Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре» федераль дәүләт унитар предприятиесе хәбәр иткәнчә, 2024 елга РТРС генераль дирекциясе тарафыннан расланган һәм тапшырулар белән килешенгән планлы ремонт эшләре графигына ярашлы рәвештә, Миңнебай торак пункты филиалы объектында 2024 елның 16 һәм 17 июлендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр профилактика эшләре алып барылачак. Әлеге эшләр барышында «Россия радиосы», «Маяк», «ФМ хәбәрләре» радиотапшырулары  һәм 1 нче һәм 2 нче федераль мультиплексларның цифрлы телерадиотапшырулары (РТРС-1 һәм РТРС-2) сүндерелеп торачак.

2024 елның 10-12 июлендә «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы ярдәме белән «Төзелеш» 2024 төзелеш һәм бизәү материаллары, технологияләре һәм җиһазлары халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен үткәрә. Күргәзмә Казанда «Казан Экспо» МВЦ территориясендә узачак.


6
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

80 яшь тулган өлкән яшьтәге пенсионерлар картлык буенча иминият пенсиясенә фиксацияләнгән түләүне арттыралар. Татарстан Республикасында барлыгы 90 156 шундый пенсионер бар.

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты тарафыннан электрон форматта «Балачакны яклау мәсьәләләре буенча дайджест» дигән унҗиденче җыентык әзерләнде.

Район башлыгы Тимур Нагуманов инициативасы белән су сибү пунктлары оештырылачак. Алар ишегалларында гына түгел, җәмәгать урыннарында да күренәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International