Әлмәттә муниципалитет хисабына ишегалларында һәм җәмәгать киңлекләрендә су сибү нокталары оештырылачак

2024 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Район башлыгы Тимур Нагуманов инициативасы белән су сибү пунктлары оештырылачак. Алар ишегалларында гына түгел, җәмәгать урыннарында да күренәчәк.

Әйләнә-тирә мохит турында кайгырту безнең эшнең төп юнәлешләренең берсе булып кала. Әлмәттә даими рәвештә ишегалды территорияләрен яшелләндерү һәм төзекләндерү эшләре алып барыла, агачлар һәм чәчәкләр утыртыла. Күп кенә кешеләр ишегалларында үсемлекләрне үзләре карыйлар.

Су сибүне оештыру планнары белән туры эфир вакытында Тимур Нагуманов уртаклашты:

«Шунысы куанычлы, ишегалларында яшәүчеләрнең күбесе үзләре инициатива күрсәтәләр, кемдер алар өчен килүен көтеп тормыйлар. Алар ишегалдындагы үсемлекләрне үзләре карыйлар, шулай ук кайбер идарәче компанияләр һәм безнең ТОСлар актив эшлиләр. Халык һәм хезмәттәшләребез уңайлы булсын өчен, без бакчаларны яшелләндерүдә актив катнашучылар булган ишегалларында махсус су сибү нокталары урнаштырырга карар иттек. Кешеләр фатирлардан чиләк ташымасын өчен, тоташу мөмкинлеге булачак. Муниципалитет кулланылган су чыгымнарын үз өстенә ала, ишегалларындагы агачларны сугару мөмкинлеге бирә.

Әгәр кемнеңдер үз ишегалдын яшелләндерүдә катнашырга теләге бар икән, сез идарәче компаниягә яки «Үсеш департаменты» МБУна мөрәҗәгать итә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International