Казанда «Төзелеш» 2024 төзелеш һәм бизәү материаллары, технологияләр һәм җиһазлар күргәзмәсе узачак

2024 елның 7 июне, җомга

2024 елның 10-12 июлендә «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы ярдәме белән «Төзелеш» 2024 төзелеш һәм бизәү материаллары, технологияләре һәм җиһазлары халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен үткәрә. Күргәзмә Казанда «Казан Экспо» МВЦ территориясендә узачак.

«Төзелеш» - төзелеш комплексының алдынгы җитештерүчеләре һәм тәэмин итүчеләренең яңалыклары белән танышу, хезмәттәшләре белән төзелеш тармагын үстерүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышу, бизнес-партнерлыкны җайга салу һәм ныгыту мөмкинлеге бирә торган нәтиҗәле эшлекле мәйданчык. Күргәзмәдә катнашу өчен төзелеш һәм бизәү материаллары, техника һәм җиһазлар җитештерүчеләр, Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең эре төзүчеләре, шулай ук күпләп-ваклап сату төзелеш секторы, сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, архитекторлар һәм дизайнерлар чакырыла.

Тулырак мәгълүмат белән күргәзмәнең рәсми сайтында танышырга мөмкин: https://vicoexpo.ru/volgastroi. Белешмәләр өчен телефон: 8-(965)-585-14-29, 8-(965)-585-15-07.

Күргәзмә программасы

«Стройка» 2024 презентациясе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International