Узган елның июленнән «Нур» психологик ярдәм үзәге Туган илебезне яклаган гаиләләргә актив ярдәм күрсәтә.
Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков Гагарин урамы, 4 йортта яшәүчеләр белән очрашу үткәрде. Очрашуда шулай ук башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Илсур Сәлимгәрәев һәм «ГУАД» МУП директоры Рафис Сафиуллин катнашты.
Район башлыгы Тимур Нагуманов шәһәр җитәкчеләре белән берлектә эш барышын шәхсән үзе тикшерде. Инде хәзер үк биредә яңа җәяүлеләр юлы салына, ә тиздән барбекю һәм пикниклар өчен зоналар җиһазландырылачак. Балалар өчен күп функцияле уен комплексы урнаштырылачак.
2 августта Һава-десант гаскәрләре көненә багышланган бәйрәм митингы булачак.
2024 елның 2 августында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с.
Көнбатыш капка микрорайонында бар куәткә заманча кинология комплексы төзелеше бара.
2024 елның 8 августында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе эшмәкәрләр өчен «Бердәм ачык ишекләр көне» оештыра.
Бүген иртән «Экология һәм төзекләндерү департаменты» МБУ белгечләре чүп өемнәрен бетерү буенча эш алып бардылар. Барлыгы 5 шундый урын бетерелде. Бу эшне атна саен махсус техниканы җәлеп итеп башкаралар.
Август аенда республиканың дүрт районында бушлай «БиЮ» дискотекалары узачак. Татар җырларыннан сет-листлар белән диджеинг курсларында белем алган яшүсмерләр чыгыш ясаячак. Программада шулай ук спорт турниры, иҗади мастер-класслар һәм башка бик күп нәрсәләр бар.
Дуслар, кызганычка каршы, барлык яхшы нәрсәләр кайчан да булса бетә. Безнең яраткан «Каракүз " фестивале дә ахырына якынлаша.