ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы Россия Федерациясенең бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) порталында 2025 елда кече торак пунктларны югары тизлекле мобиль Интернетка тоташтыру өчен Бөтенроссия тавыш бирүнең чираттагы этабы башлануы турында хәбәр итә 05.08.2024 2025 елда кече торак пунктларны югары тизлекле мобиль Интернетка тоташтыру өчен тавыш бирүнең чираттагы этабы башланды.

Әлмәттә контракт хезмәтенә җыю дәвам итә. Әлмәт хәрби комиссариатына контракт төзү өчен башка регионнардан: Омск, Ульяновск, Чиләбе өлкәләреннән, Удмуртия Республикасыннан һәм Россиянең башка регионнарыннан кешеләр мөрәҗәгать итә.

Елдан - ел безнең шәһәр урамнары җанатарлар белән тула, алар бөтен илдән җиңел атлетларга ярдәм итәргә чыгалар. Нәкъ менә шушы атмосфера Әлмәттәге йөгерешне бөтен илгә таныта.


28
август, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты тарафыннан электрон форматта «Балачакны яклау мәсьәләләре буенча дайджест» дигән унсигезенче җыентык әзерләнгән.

29 августта төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.

2024 елның 27 августында Казан Кремлендә республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә ел саен үткәрелә торган тантаналы кабул итү булды. Чараны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова үткәрде.

Төшерү процессы 25 августта башланды һәм ике көн дәвам итте. Җәй булуга карамастан, «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә урнашкан төшерү мәйданчыгында яңа ел антуражы - ясалма кар, чыршылар, Яңа ел программасы һәм бәйрәм костюмнары булдырылды.


27
август, 2024 ел
сишәмбе

28 августта төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.

27 августтан Россия Почтасының Татарстандагы барлык бүлекчәләре Курск һәм Белгород өлкәләреннән алучылар өчен 10 килограммга кадәр авырлыктагы посылкаларны бушлай кабул итә. Шулай ук күрсәтелгән төбәкләрдә яшәүчеләр илнең теләсә кайсы төбәгенә бушлай җибәрелә ала.

Бүген тыл хезмәтчәне Вера Павловна Подолян үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әлмәт муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова юбилярны район башлыгы Тимур Нагуманов исеменнән шәхсән котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International