2024 елның 27 августында Казан Кремлендә республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә ел саен үткәрелә торган тантаналы кабул итү булды. Чараны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова үткәрде.
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, 2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде.
«Гаилә-теләсә кайсы дәүләтнең нигезе. Традицион гаилә кыйммәтләрен трансляцияләү һәм зур нык гаиләләрнең уңай тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашу бик мөһим. Гаилә-гореф-гадәтләрне, мәдәниятне, туган телне саклау нигезе ул. Сез ата – ананың бәяләп бетергесез игелекле хезмәтен - искиткеч балаларны лаеклы тәрбияләүне үз өстегезгә алдыгыз», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга.
Әлмәт районыннан Җамил һәм Фәния Кәримовлар гаиләсе чыгыш ясады, алар «Ана даны-Материнская слава» медале белән бүләкләнделәр. Кәримовлар гаиләсен котлыйбыз һәм сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез!