Россиянең төрле төбәкләреннән ир-атларның күбесе контракт төзү өчен Әлмәтне сайлый

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Әлмәттә контракт хезмәтенә җыю дәвам итә. Әлмәт хәрби комиссариатына контракт төзү өчен башка регионнардан: Омск, Ульяновск, Чиләбе өлкәләреннән, Удмуртия Республикасыннан һәм Россиянең башка регионнарыннан кешеләр мөрәҗәгать итә.

Шундый контрактчыларның берсе Ульяновск өлкәсеннән 41 яшьлек Сергей. Ул яшәү урыны буенча военкоматларга шалтыраткан, ләкин бөтен җирдә документлар рәсмиләштерүнең озак сроклары белән очрашкан - 10-14 көнгә кадәр. Дусты киңәше буенча ул Татарстан Хәрби комиссариатының кайнар линиясенә мөрәҗәгать итте һәм аңа Әлмәткә барырга киңәш иттеләр.

Биредә Сергей медкомиссияне нибары 3-4 сәгать эчендә узган, ә военкомат хезмәткәрләре барлык кирәкле документларны тиз арада рәсмиләштергән.

Исегезгә төшерәбез, Әлмәттә хәрби хезмәткә контракт төзү тәртибе максималь рәвештә гадиләштерелгән. Документларны рәсмиләштерү нибары 3 сәгать вакыт ала.

Бер тапкыр бирелә торган түләү 1,7 млн сумга кадәр тәшкил итә. Беренче елда контракт буенча хәрби хезмәткәрләр 4 млн сумнан алачак.

Контракт буенча сайлап алу пункты: Әлмәт шәһәре, Р.Фәхретдин ур., 11а.

Телефоннар: 117, 8(8553)43-63-92; +7(902)711-12-11.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International