Иртәгә, 11 декабрьдә, Әлмәттә болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән бераз кар ява. Көндез кар, юеш кар; аерым районнарда буран. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 7-12 м/с, иртән һәм көндез урыны белән тизлеге 17 м/с ка кадәр җитә.
Бүген кар җыю өчен 18 берәмлек махсуслаштырылган техника һәм 23 юл эшчесе, моннан тыш идарәче компанияләрдән 150 урам себерүче җәлеп ителгән.
Балалар Мамадыш районында урнашкан «Берсут» сәламәтләндерү лагеренда ял итәчәк. Смена 10-27 декабрь көннәрендә узачак.
Чара Туган якны өйрәнү музеенда уңайлы шартларда узды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Айдар Каюмов очрашуны Ватан Геройлары көне белән котлап ачып җибәрде.
Тантаналы өлеш башланыр алдыннан балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Гүзәл Хәбетдинова интерактив хәрби-патриотик күргәзмә белән танышты.
Әлмәттә «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясенә старт бирелде - быел «мәрхәмәтле тылсымчыларга» 273 балачак хыялын тормышка ашырырга туры киләчәк, ә акциягә теләге булган һәркем кушыла ала.
Әлмәттә меценат Андрей Комаров инициативасы белән үткәрелә торган «Снежность» XXI балалар хәйрия театр фестивале узды. Татарстанның нефть башкаласында партнер булып «Римера» компанияләр төркеме чыгыш ясады. Өч көн дәвамында фестивальнең яңа ел алды чараларында республиканың көньяк-көнчыгышыннан 2400 бала һәм яшүсмер катнашты. 2024 елда язучы, шагыйрь, драматург, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе А.С. Пушкинның 225 еллык юбилеена «Снежность» фестивале «Пушкин. Наз белән» лейтмотивы астында узды.
Иртәгә, 10 декабрьдә, Әлмәттә болытлы һава көтелә. Кар, юеш кар, төнлә урыны белән көчле. Урыны белән буран, бозлавык. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, урыны белән җилнең тизлеге 16 м/с ка кадәр җитә.
Бүген илебездә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Бу-үз гомерләрен ватанга хезмәт итүгә багышлаган һәм югары дәүләт бүләкләре алган патриотларны искә алу һәм хөрмәтләү көне.
Горурланып хәбәр итәбез: Әлмәт татар драма театры директоры Фәридә Багис кызы Исмәгыйлева «Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды. Бу бүләк-аның Татарстан һәм Россия мәдәниятен һәм театр сәнгатен үстерүгә керткән зур өлешен тану.