Әлмәттә «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясенә старт бирелде - быел «мәрхәмәтле тылсымчыларга» 273 балачак хыялын тормышка ашырырга туры киләчәк, ә акциягә теләге булган һәркем кушыла ала.
«Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясе гадәттәгечә Яңа ел алдыннан үткәрелә. Акциядә быел авыр тормыш хәлендә булган балалар, приютта булган балалар, шулай ук МХОдә һәлак булганнарның балалары катнашты. Теләге булган һәркем балаларга бүләк ясый ала.
Балалар теләге шарлары белән Яңа ел чыршысы администрация бинасында урнаштырылган.