Балалар Мамадыш районында урнашкан «Берсут» сәламәтләндерү лагеренда ял итәчәк. Смена 10-27 декабрь көннәрендә узачак.
Авыр тормыш хәленә эләккән аз керемле гаиләләрдәге балалар өчен бушлай ял бирелә.
Мондый мөмкинлек ярдәмендә балалар актив рәвештә вакыт үткәрәчәк, шулай ук киләчәктә кирәк булачак файдалы күнекмәләрне ныгытачак. Аларны яшьтәшләре белән яңа танышулар, кызыклы ял һәм үстерүче программалар көтә.
Балаларын сәламәтләндерергә теләүчеләргә Ленин урамы, 21 адресы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.