ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген иртәдән 100дән артык ГУАД идарәсе хезмәткәре өмәгә чыктылар һәм Бигаш урамын һәм Г.Тукай проспектын тәртипкә китерделәр, тротуарларны һәм юл кырыйларын чүп-чардан чистарттылар.

2025 елның 1 маенда Әлмәт шәһәрендә Халыкара хезмәтчәннәр бердәмлеге көненә багышланган 65нче җиңел атлетика эстафетасы узачак.

2025 елның 10 апрелендә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе эшмәкәрләр өчен «Бердәм ачык ишекләр көне» оештыра.


1
апрель, 2025 ел
сишәмбе

«Әлмәт-Водоканал» АҖ күпфатирлы йортларның канализация челтәре чыгу урынында көнкүреш чүп-чарларын тоткарлау өчен «тозаклар» урнаштырды.

Әлмәттә Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек дәвам итә. Чараларның берсе — «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясендә катнашу булачак.

Татарстан Республикасында Россия Почтасы хезмәткәрләре якынлашып килүче язгы ташуга әзерләнде. Бу, һава шартларына карамастан, пенсияләрне, корреспонденцияне һәм вакытлы матбугатны өзеклекләрсез республиканың барлык торак пунктларына илтеп җиткерергә мөмкинлек бирәчәк.

31 майга кадәр район территориясен тәртипкә китерү һәм экологик хәлне яхшырту өчен кыш буена җыелган чүп-чарны җыештырачакбыз.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү алдыннан шәһәр урамнарында шул тарихи вакыйгаларда катнашучыларның портретлары төшерелгән баннерлар пәйда булды.

«Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре» федераль дәүләт унитар предприятиесе генераль РТРС дирекциясе тарафыннан 2025 елга планлы ремонт эшләре графигы буенча филиал объектларында радиотапшырулар, телерадиотапшырулар (АО ТРК «ТНВ») һәм цифрлы эфир телерадиотапшырулары «ТНВ - Татарстан»; «Россия радиосы + Татарстан радиосы»; «Вести ФМ», радио «Маяк»; РТРС-1; РТРС-2 аналог форматында тапшыруларны сүндереп профилактик эшләр башкарылачак.

Узган атнада юл хезмәтләре көче белән шәһәр урамнарыннан 48 тонна чүп җыелган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International