«Әлмәт үзәк район хастаханәсе» ДАССУ хезмәткәрләре гомумшәһәр өмәләренә актив кушылдылар һәм эш көннәрендә дә хастаханә территориясен чистартуны дәвам итәләр!
Кояшлы һава илһамландыра! Тырма һәм чуклар белән коралланып, хезмәткәрләр бергәләп узган елгы яфракларны һәм чүп-чарны җыештыралар, бордюрларны агарталар, пациентлар һәм хезмәттәшләр өчен уңайлыклар тудыралар.
Хастаханә территориясе көннән-көн чистарак һәм төгәлрәк була бара. Төзекләндерү эшләре дәвам иттереләчәк,чөнки чисталык – сәламәтлек нигезе ул!
Барлык катнашучыларга рәхмәт белдерәбез!