Әлмәт территориаль иҗтимагый үзидарәләре (ТИҮләр) 2024 ел йомгаклары буенча «иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарә» республика конкурсында җиңеп, ишегалды территорияләрен төзекләндерүгә грантлар алдылар.
Әлмәт ТИҮләренең уңышы-халык белән актив эшләү, чаралар оештыру, халыкның социаль яктан зәгыйфь катламнарына ярдәм итү, төзекләндерү һәм җәмәгать тәртибен тәэмин итү нәтиҗәсе.
ТИҮ-12а һәм ТИҮ-22не лаеклы беренче урын алуы белән котлыйбыз! Тагын 10 территориаль иҗтимагый үзидарә призер булды. Аларның җиңүе нәтиҗәсендә Әлмәттә төзекләндерү буенча гомуми суммасы 6,5 млн. сумнан артык булган күп кенә проектлар гамәлгә ашырылачак!