ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2016 ел
җомга

Әлмәт муниципаль районы буенча  өлкән халыкны диспансерлаштыру эшенә 3 дәвалау-профилактика учреждениесе җәлеп ителгән : АЦРБ, Әлмәт шәһәренең  ААҖ М СЧ "ТН" һәм "Поликлиника №3". Диспансерлаштыру территориаль-участок принцибы буенча үткәрелә һәм ике этапта гамәлгә ашырылачак.

Әлмәттә 25-27 нче ноябрьдә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча ярышлар уза. Чарада Татарстан Республикасының 14 шәһәре катнаша.

Әлмәт муниципаль районында 10 ай нәтиҗәләре буенча 2016 елда үлүчеләр саны дәрәҗәсе 11% ка кимегән.  Узган ел белән чагыштырганда 212 гомер саклап калынган.

28 ноябрь - 4 декабрьдә " Су төрләре спорткомплексы" базасында (Сибгать Хәким ур.70) суга сикерү буенча дөнья беренчелеге узачак.

Массакүләм татар диктантында 50 дән артык кеше катнашты. Бу чараны Әлмәт мөхтәсибәте яшьләр комитеты "Туган телем" туган телне саклау проекты кысаларында оештырган. 


24
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

ТР территориясендә легаль булмаган алкоголь продукциясен кертүне вакытында ачыклауны алкоголь продукциясенең әйләнешен контрольдә тоту Советының утырышында тикшерделәр.

Сәгать 10 да футбол буенча ДЮСШ мәйданчыгында  “Бөтенроссия коммуналь техника  парады” акциясе узачак. 

Пенсионерлар 2017 елның январь ае пенсиясе белән 5000 сум күләмендә акчалата түләү алачаклар.

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы шәһәрдә  сезонлы стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыруга ачык аукцион сатулар турында хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International