Пенсионерлар 2017 елның январь ае пенсиясе белән 5000 сум күләмендә акчалата түләү алачаклар.
Аның өчен пенсия фондына килергә кирәкми, чөнки Россия Федерациясендә яшәүче барлык пенсионерларга түләм бертөрле – 5000 сум күләмендә булачак. 2016 елда песия күләме 4 % артты. Пенсиянең иминиятләштерү өлеше эшләми торган пенсионерлар өчен индексацияләнде. 2017 елда пенсияләрне индексацияләү элеккеге кебек булачак. Ул Закон нигезендә базовый пенсия күләменә карап башкарылачак.