ТР территориясендә легаль булмаган алкоголь продукциясен кертүне вакытында ачыклауны алкоголь продукциясенең әйләнешен контрольдә тоту Советының утырышында тикшерделәр.
Төп доклад белән Игорҗ Марченко чыгыш ясады.Дәүләт алкоголҗ инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан 3272 объект тикшерелгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә автотранспорт, шәхси хуҗалыклар тикшерелгән, көмешкә сату очраклары теркәлгән.
Айрат Хәйруллин алкоголь эчемлекләр сатуны тулысы белән контрольдә тотарга кирәклегенә басым ясады.