ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

Иминлек тәэмин итү максатыннан, яңа ел бәйрәм чаралары вакытында Татарстан Республикасында 15 нче декабрьдән 10 нчы гыйнварга кадәр махсус янгынга каршы режим кертелә.

Форум 12 нче декабрьдә Россия Федерациясе Конституциясе көне ачылды.  Һәм беренче кунак булып Татарстан Республикасының Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Ш. Яһудин булды.  Ул Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының конституциясе турында лекция укыды.

Әлмәтлеләр һәм шәһәр кунаклары өчен уникаль фәнни күңел ачу паркы ачылды.  Биредә  могҗизаларны реаль вакыт режимында тудырырга мөмкин. Күргәзмәдә "Музыкаль ландшафты" һәм "Көзге арты дөньясы" экспонатлары тәкъдим ителгән.

Декабрь аенда Казанда «Халыкара студент көне” фестивале гала-концерты кысаларында Әлмәт дәүләт нефть институты студенты Кыргызстан Республикасыннан Ислам Маминов катнашты.

21нче декабрь көнне Әлмәттә 8.30дан 9.30га кадәр Татарстан Республикасы Эчке Эшләр Министырлыгының ЮХИДИ җитәкчесе, полиция полковнигы Ленар Ринат улы Габдерахманов гражданнарны кабул итәчәк.

Балаларга Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) тормышына кагылышлы 80 сорауга җавап бирергә тәкъдим ителә.

 Рус Акташы авылында бер төркем яшьләр подвалдан спорт клубы ясадылар.

Элеккеге универмаг бинасында Швейцария фәнни үзәгенең “MIRRORS IN MIND” һәм “SOUNDSCAPES” фән һәм техника музее экспозициясе эшли башлады.

«Казан марафоны»н һәм Татарстан буенча «TATAR.RUN» йөгерү сериясен оештыручылар йөгерү буенча бушлай тренировкалар үткәреп калмыйча ни өчен татарстанлылыр йөгерүне сайлавы турында ролик та ясадылар.

27 нче декабрь көнне  Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында (Казан шәһәре,  К. Маркс урамы, 61 йорт, 2 кат)   Татарстан Республикасының  бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле  Гүзәл Удачина һәм Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрының  урынбасары  Гөлнара  Габдрахманова белән берлектә  мәгариф өлкәсендә балигъ булмаганнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү үткәрәчәк.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International