Әлмәттә яшьләр үзләре клуб төзеде

2016 елның 19 декабре, дүшәмбе

 Рус Акташы авылында бер төркем яшьләр подвалдан спорт клубы ясадылар. Алар аны үз көчләре белән сылады, идәннәрен ясады, буядылар, агарттылар, кирәкле җиһазлар сатып алдылар. Яңа клубка “Русский характер” исеме биргәннәр. Клуб Әлмәтнең “Боевое братство” оешмасы белән хезмәттәшлек итәчәк. Авыл яшьләре спорт, кул  көрәше, фитнес һәм кроссфит белән шөгыльләнәчәк.

Чыганак: "Әлмәт таңнары" газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International