Элеккеге универмаг бинасында Швейцария фәнни үзәгенең “MIRRORS IN MIND” һәм “SOUNDSCAPES” фән һәм техника музее экспозициясе эшли башлады. Экспозицияне караган әлмәтлеләр аны могҗиза дип атады. Чынлап та, нәрсә генә юк биредә: белемнәрне киңәйтергә мөмкинлек бирүче көзгеләр, башваткычлар һәм башкалары. Шушында ук гардероб бар. Чишенеп кереп, рәхәтләнеп барысын да үзең карап, сынап йөрергә була. Буфет та оештырылган.
Чыганак: "Әлмәт таңнары" газетасы