ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Әлмәттә теннис буенча парлы һәм катнаш разряд Россия Кубогы ярышлары тәмамланды.

Башкарма комитет 2017 елның  февраленнән электрон формада ачык тәкъдимнәр белән машиналар сату турында хәбәр итә.

23 нче гыйнвар көнне Татарстан Республикасы кадастр палатасында кайнар линия телефоны эшли башлый.

Фатих Кәрими мемориаль музее Россиядә революциянең 100 еллыгына багышланган "Россия 1917 елда" дип исемләнгән, интерактив кургәзмә тәкъдим итә.


21
гыйнвар, 2017 ел
шимбә

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин Новоникольский авылы җирлегендә урнашкан сарык фермасында булып аның хуҗасы Алексеей Заикин белән очрашты. Фермер сүзләренә караганда, бүгенге көндә хуҗалыкта 600 баш сарык исәпләнә, киләчәктә аларның санын 3000 башка җиткерү күздә тотыла.

Колшәрип авылыннан 8 км ераклыкта «Добрый осётр» дип исемләнгән балык фермасы районда гына түгел Татарстанда бердәнбер. Зур булмаган территориядә ике җитештерү цехы урнашкан. Аларның беренчесендә һәрберсенә 12 куб. су сыйдырышлы 6 бассейн урнашкан, берничә төрле балык үрчетелә.

Татарстан Республикасында 2017 ел башланганнан бирле төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендә Дәүләт торак күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 17 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 64 мең сумга ике карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.


20
гыйнвар, 2017 ел
җомга

Утырышта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең вакытыннан алда вазифасын тапшыруы каралды

Инициативалы, креатив фикер йөртүче, яңалыкка омтылучан яшьләребезнең иҗат мөмкинлекләрен ничек киңәйтергә?

Кичә шәһәр башкарма комитетында "Корпоратив культура" курслары кысаларында укулар узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International