Татарстан Республикасында 2017 ел башланганнан бирле төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендә Дәүләт торак күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 17 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 64 мең сумга ике карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин та катнашты.
2017 елның 20 гыйнварына 180,4 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу планның 7,5%ын тәшкил итә, үткән елның шул чорына карата 106 %. Ел башланганнан бирле торак төзелеш программасын гамәлгә ашыру эше Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләрендә дә башланган.
Социаль ипотека программасы буенча төзелүче объектлардан 89 объект әзер диярлек; уртача әзерлектә – 45 объект; 66 объектта эшләр бик күп әле.
2017 елда аренда торагын төзү программасы кысаларында 13 торак йорт төзү каралган, гомуми мәйданы – 22,6 мең кв. метр. 2017 елда ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү кысаларында 305 ятим балага 346 млн. 742,6 мең сумлык торак урыннарын яллау шартнамәләре буенча торак бирү планлаштырылган.
Күп фатирлы инвестицион торак программасын гамәлгә ашыру кысаларында 111 йорт төзү каралган (5 йорт тапшырылган, 106 йорт калган әле). 106 йорттан 41 йорт әзер диярлек (70%тан артыгы); 38 йорт уртача әзерлектә (30дан алып 70%ка кадәр); 27 йортта эшләр күп әле (0дән алып 30%ка кадәр).
Киңәшмә барышында Рөстәм Миңнехановка кайбер мунициципаль районнарда республика программаларын гамәлгә ашыру кысаларында объектлар өчен җир кишәрлекләре бирү буенча проблемалар бар дип хәбәр ителде.
Татарстан Президенты белдергәнчә: республика программаларын гамәлгә ашыруга комачаулаучылар кискен җәзаларын алачаклар. «Бу ситуациядә салынган финанс чараларын анда объектлар төзелсен өчен башка мунициципаль районнарга да җибәрергә мөмкин бит, әмма сезнең районнарда да кешеләр яши бит», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Киңәшмә ахырында, ӘМР башлыгы Айрат Хәйруллин предприятие һәм учреждение җитәкчеләре белән төзелеш темасын дәвам итте. Республика җитәкчелеге тарафыннан күтәрелгән барлык сорауларның да аерым контрольгә алыначагын искәртеп, аларны төгәл үтәргә кушты.