Колшәрип авылыннан 8 км ераклыкта «Добрый осётр» дип исемләнгән балык фермасы районда гына түгел Татарстанда бердәнбер. Зур булмаган территориядә ике җитештерү цехы урнашкан. Аларның беренчесендә һәрберсенә 12 куб. су сыйдырышлы 6 бассейн урнашкан, берничә төрле балык үрчетелә. Эшмәкәр Мортазиннарның сүзләренә караганда, гаилә фермасы оештыру теләге Тольяти шәһәрендәге балык фемасы белән танышкач уяна. “Балык бизнесы бик четрекле һәм күп вакыт таләп итә. Нәтиҗә булсын өчен тиешле климат шартлары тудырырга, барлык техник таләпләрнең үтәлешен күздә тотарга кирәк.”
Район башлыгы Айрат Хәйруллин белән аралашу вакытында сүз балык фермасының җитештерүчәнлеген артыру, газ кертү мөмкинлекләре, ташламалы кредитлар алу юллары хакында барды. “Күңел биреп эшләгәнгә уңай күрсәткечләре, киләчәккә планнары да бар. Димәк, нәтиҗәләре дә булачак”-дип ассызыклады Айрат Хәйруллин.
Регина Садыкова, "Альметьевский вестник"