Әлмәт районында халык җыеннары дәвам итә. Максат: халыкны районның һәм авыл җирлегенең 2016 елдагы социаль-икътисади үсешенең нәтиҗәләре белән таныштыру. Шулай ук, агымдагы елга максатлар һәм актуаль проблемаларны хәл итү.
Әлмәт муниципаль районы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, Җир кодексы нигезендә, 2017 елның 7 мартында сәгать 10.00 Яңа Кәшер авыл җирлегендәге авыл хуҗалыгы җирләреннән дәүләт милке чикләнмәгән җир участокларын арендага алу шартнамәләрен төзү хокукына ачык сатулар уздыра.
Әлмәт волонтерлары Сталинград бәрелешендә катнашкан Любовь Козлова белән очрашып, аның сугышчан еллары белән кызыксындылар.
“Россия Федерациясендә мәгариф” турындагы Федераль Законның 67 273 маддәсе нигезендә беренче сыйныфка 6,5–8 яшькә хәтле булган балалар кабул ителә.
1 нче санлы "Бәләкәч" дип исемләнгән балалар бакчасында җәяүлеләргә багышлау кичәсе узды. Әти-әниләре белән берлектә мәктәпкә әзерләнүче төркем балалары юл кагыйдәләрен өйрәнделәр.
Җыелыш барышында фермерлык эшчәнлеген камилләштерү, яңа алымнар куллану турында сүз барды.
Әлмәт муниципаль районының башкарма комитеты 27.02.2017 билгеләнгән муниципаль милекне сату буенча ачык аукцион сатулар турында хәбәр итә.
Әлмәт туган якны өйрәнү музее барлык теләүчеләрне "Бүләк итү көннәре" хәйрия акциясендә катнашырга чакыра. Бу көннәрдә гадәттәгечә һәр кешегә музейга бүләк ясарга мөмкинлек бирелә. Нәкъ Әлмәттә яшәүчеләрнең бүләкләре, оеәмалар һәм предприятиеларның экспонатлары шәһәр музееның барлыкка килүенә этәргеч бирде.
15 февральдә сәгать 9.00 Әлмәт шәһәре, Герцин урамы 86 "А" адресы буенча урнашкан Мәшьгульлек үзәгендә 1 катның фойесында эшсез гражданнар, шулай ук барлык теләүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе узачак.
Әлмәт муниципаль районы официаль сайты almetyevsk.tatar.ru «Иң яхшы муниципаль сайты» Бөтенрәсәй бәйгесендә катнаша.