Әлмәтлеләр "Бүләк итү көннәре" хәйрия акциясендә катнаша алалар

2017 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

Әлмәт туган якны өйрәнү музее барлык теләүчеләрне "Бүләк итү көннәре" хәйрия акциясендә катнашырга чакыра. Бу көннәрдә гадәттәгечә һәр кешегә музейга бүләк ясарга мөмкинлек бирелә. Нәкъ Әлмәттә яшәүчеләрнең бүләкләре, оеәмалар һәм предприятиеларның экспонатлары шәһәр музееның барлыкка килүенә этәргеч бирде.

Үзләренең коллекцияләрен, фотографияләрен, архив документларын, китапларын, сәнгать әсәрләрен, көнкүреш һәм этнография әйберләрен һәм башкаларны музейга васыять итәргә теләүче кешеләрне шатланып һәм рәхмәт сүзләре белән кабул итәчәкләр. Әгәр бүләк итүче үзе килә алмаса яисә зур габаритлы экспонатны алып килгән булса, ул музейга шалтырата ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International