Әлмәттә беренче сыйныфка балалар кабул итү башланды

2017 елның 3 феврале, җомга

“Россия Федерациясендә мәгариф” турындагы Федераль Законның 67 273 маддәсе нигезендә беренче сыйныфка 6,5–8 яшькә хәтле булган балалар кабул ителә.

Беренче сыйныфка кабул итү Татарстан Республикасының электрон дәүләт хезмәте порталы аша (uslugi.tatarstan.ru) электрон чиратка басу һәм кулган язылган гариза нигезендә башкарыла.

Мәгариф учреждениесе баланы беренче сыйныфка алу яки алмау хакындагы карарны электрон документларны һәм гаризаны алганнан соң гына чыгара. Бу хакта мәгълүмат мәктәпнең информацион стендында күрсәтелә.

Баланы кабул итү хакындагы гариза беренче сыйныфка баручы баланың әти –әнисе исеменнән язылырга тиеш.

“Икенче ел рәттән шәһәрдә беренче сыйныфка алуның яңа кагыйдәләре эшли. Төнлә килеп “тере” чират алуларны булдырмас өчен ата –аналарга гаризаны бары электрон формада гына бирүне тәкъдим иттек. Агымдагы елда беренче сыйныфка 2700 бала барачак. Без алар өчен 3 меңнән артык урын бирә алабыз. 1 июльдән, балалары теге яки бу мәктәпкә кабул ителмәгән ата –аналар башка яки якындагы мәктәпкә алуны сорап гариза яза алалар,”– дип ассызыклады Әлмәт районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Дмитрий Садетдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International