ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2017 ел
сишәмбе

«Ак халатлы фәрештәләр» республика медицина фестивален уздыру кысаларында 4 февральдә Әлмәт муниципаль районының дәвалау – профилактик учреждениеларында сәламәтлек саклау идарәсе тарафыннан оештырылган Ачык ишекләр көне үтте.

Әлмәт муниципаль районы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, Җир кодексы нигезендә, 2017 елның 7 мартында сәгать 10.00 Яңа Кәшер авыл җирлегендәге авыл хуҗалыгы җирләреннән дәүләт милке чикләнмәгән җир участокларын арендага алу шартнамәләрен төзү хокукына ачык сатулар уздыра.  


6
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

Кризис һәм санкцияләр чорында импортны алыштыру соравы кабыргасы белән куела. Үзебездә җитештерелгән яшелчә-җимешләр чит җирләрдән кертелгәннәргә караганда  күпкә тәмлерәк һәм файдалырак. 

Шушы көннәрдә Әлмәттә югары хоккей лигасы регуляр чемпионаты матчы узды.  "Нефтяник" хоккей клубы үз бозындаТүбән Тагилның "Спутник" командасы белән очрашты.

Үзәк мәчетнең ир-атлар намаз укый торган залында келәм яңасына алыштырылды.

Әлмәт муниципаль районының башкарма комитеты 27.02.2017 билгеләнгән муниципаль милекне сату буенча ачык аукцион сатулар турында хәбәр итә.

Әлмәт муниципаль районында ай саен айның өченче декадасында балаларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү, балалар хокуклары һәм аларны саклау мәсьәләләре, опеканың һәм балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләренең юридик аспектлары буенча консультацияләр формасында кабул итү планлаштырылган. 

Гражданнар ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына дәгъва итү тәртибенә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итәләр.

Әлмәт муниципаль районы официаль сайты  almetyevsk.tatar.ru «Иң яхшы муниципаль сайты» Бөтенрәсәй бәйгесендә катнаша.

Башкарма комитет 2017 елның  февраленнән электрон формада ачык тәкъдимнәр белән машиналар сату турында хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International