Гражданнар ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына дәгъва итү тәртибенә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Дәгъваны язганда түбәндәге төп кагыйдәләрне үтәргә кирәк:
- дәгъваның текстыннан кулланучының конкрет таләпләре, аларны канәгатьләндерү сроклары ачык булырга тиеш;
- ике экземплярда язылган дәгъваны әзерләргә киңәш итәбез, аның эчтәлегендә "Кулланучылар хокукларын яклау турында " законының 18нче статьясындагы таләпләрнең берсе билгеләнергә тиеш. Дәгъваның бер экземпляры сатучыда, икенчесе - аны сатучы тарафыннан кабул ителү турындагы билге белән - сездә кала. Әгәр сатучы дәгъваны кабул итми икән, аны тапшыру турында белдерү белән почта элемтәсе аша җибәрергә киңәш итәбез.