Әлмәт үзәк мәчетенә затлы бүләк тапшырылды

2017 елның 6 феврале, дүшәмбе

Үзәк мәчетнең ир-атлар намаз укый торган залында келәм яңасына алыштырылды. Әлеге затлы бүләкне Әлмәттә гомер итүче Таҗикстан мөселманнары ясады. Келәмнәр мәчеттә 20 ел алыштырылмаган булган. Яшел төстәге яңа келәмнәр бик матур һәм йомшак. Имам-мөхтәсиб Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов бүләк ясаучыларга чиксез рәхмәтен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International